Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 63 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 234 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 122.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3345 кеше килгән, 3315 пассажир киткән.
15 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар, буран, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 7-12 метр. Температура: -2 - -7 градус. Юлларда бозлавык.