Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 151 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 17 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 334 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 207.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2828 кеше килгән, 3071 пассажир киткән.
14 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, буран, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -3 - -8 градус.