Ленар Сафин «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе хезмәткәрләре белән очрашты

2018 елның 13 марты, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Содружество» АҖ генераль директоры Азат Әхмәтшин һәм Горький тимер юллары башлыгының Казан территориаль идарәсенә буенча урынбасары Александр Черемнов катнаштылар.

 Үз чыгышын Ленар Сафин киләсе Футбол буенча дөнья чемпионаты белән башлады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда транспорт хезмәте күрсәтү күзлегеннән караганда Казан Конфедерацияләр Кубогын кабул иткән иң хәзерлекле шәһәр булды. Быел җанатарларның сыйфатлы хезмәт күрсәтүләре төп бурычларның берсе булып кала. Зур авырлык тимер юл транспортына төшәчәк. Аерым алганда, Казан-Аэропорт-Казан юнәлешендә шәһәр яны поездларының хәрәкәт ешлыгын арттыру планлаштырыла. Аерым игътибар куркынычсызлык мәсьәләләренә биреләчәк.

Аннары министр Татарстан Республикасы белән «РЖД» ААҖнең уртак транспорт проектлары турында сөйләде. Алар арасында - «Компрессор» күчеп утыру төенен төзү, ул барлык җир өсте транспорты төрләрен берләштерәчәк.

Очрашу ахырында Ленар Сафин компания хезмәткәрләре  сорауларына җавап бирде һәм җыелганнарны Россия Федерациясе Президентын  сайлауларда катнашырга өндәде.

Ләйсән Хәсәнова фотосы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International