Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 52 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 332 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 193.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3220 кеше килгән, 3292 пассажир киткән.
13 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура: -4 - -9 градус. Юлларда бозлавык.