Ленар Сафин «Каздорстрой» ААҖ хезмәткәрләре белән очрашты

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республиканың алдынгы юл оешмаларының берсе «Каздорстрой» ААҖ коллективы белән очрашты. Шулай ук очрашуда акционер җәмгыяте директорлар советы рәисе Равил Гарипов, ТР автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Юрий Данилов катнаштылар.

Ленар Сафин эшчеләр алдында чыгыш ясаганда, Каздорстройның алдагы елларда Казанның төп объектларында юл эшләрен сыйфатлы итеп үтәвен билгеләп үтте. Шулай ук 2017 елда Казаннан Яр Чаллыга кадәр автомобиль юлының гомуми озынлыгы 30 км тәшкил иткән 2 участогында реконструкцияләүне җаваплы үткәргәннәр. Моннан тыш, министр сүзләренә караганда, Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М7 «Волга» автомобиль юлының 115 чакрымында федераль һәм төбәк юллар киселешендә ике катлы транспорт юлы чишелеше төзелгән. Һәм Казаннан Чувашия Республикасы ягына автомобиль юлы участогын төзекләндерү башланган.

Ахырда Ленар Сафин җыелганнарны Россия Федерациясе Президентын  сайлауларда катнашырга өндәде. «Россия көчле держава булып калсын өчен бездә лаеклы Президент булырга тиеш», - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International