«Бигеш» аэропортының пассажирлар агымы февраль аенда 43 860 кеше тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10% ка күбрәк.
Ташулар күләме буенча авиакомпанияләр арасында «Аэрофлот», «Сибирь» һәм «Победа» лидерлар булдылар. Әлеге чорда аэропортның гомуми пассажирлар агымының 86% ына (37 910 кеше) алар хезмәт күрсәттеләр.
«Бигеш» аэропортының Милли күргәзмә NAIS – 2018 кысаларында «Пассажирлар агымы елга 2 миллионга кадәр булган халыкара аэропорт” категориясендә «Иң яхшы аэропорт 2017» номинациясендә көмеш призер итеп танылуы узган айның мөһим вакыйгасы булды.