Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2017 нче елга керемнәр, чыгымнар, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар бирү мәсьәләләре буенча семинар узды.
Юридик бүлек башлыгы Юлия Семенова һәм министрлыкның коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше буенча җаваплы хезмәткәре Алинә Милицкая керемнәр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының методик тәкъдимнәренең төп бүлекләре турында хәбәр иттеләр. Һәм Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең “Интернет” мәгълүмат һәм телекоммуникация челтәрендә һәркем күрә алырлык, шулай да аларны танырлык мәгълүмат кертелгән сайт адреслары турында мәгълүмат бирү кирәклеген искәрттеләр.
Министрлык хезмәткәрләре керемнәр, чыгымнар, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар әзерләгәндә барлыккак килгән проблемалы сорауларга төгәл җаваплар алдылар.