РТЮ 2018 елның җәйге сезонына мәктәп укучылары өчен 50% ташлама белән билетлар сата башлый

2018 елның 6 марты, сишәмбе

“РТЮ” холдингы халыкның транспорт мобильлеген арттыру һәм эчке туризмны популярлаштыру өчен 2018 елның 1 июненнән 31 августына кадәр 10 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга юл билетына 50% күләмендә ташлама ясау турында карар кабул итте.

Ташламалы билетларны билет кассаларында, шулай ук «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында “РЖД Пассажирам” мобиль кушымтасы ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.

Поездга утырганда билет һәм шәхесне таныклаучы документ күрсәтергә кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, шулай ук 5 яшьтән алып 10 яшькәчә балаларга билет алганда ел буе 65% күләмендә ташлама ясала. 5 яшькәчә булган балалар өчен акчасыз (бушлай) юл билеты рәсмиләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International