Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 108 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 570 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 409.

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2564 кеше килгән, 2558 пассажир киткән.

6 нчы мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Температура: -8 - -13 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International