Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 5 муниципальара маршрут буенча ташуларны гамәлгә ашыру хокукына таныклык алу өчен конкурс үткәрелде

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында законнар нигезендә даими йөрүче муниципальара маршрут буенча ташуларны гамәлгә ашыру хокукына таныклык алу өчен ачык конкурс үткәрелде.

Конкурста түбәндәге автобус маршрутларына 5 лот уйнатыла: № 104а «Яшел Үзән (тукталыш пункты Яшел Үзән шәһ.) – Казан (тукталыш пункты «Восстание» тимер юл вокзалында) – Яшел Үзән (тукталыш пункты Яшел Үзән шәһ.)», № 537 Казан («Восточный» автостанциясе) - Яр Чаллы (тукталыш пункты тимер юл вокзалында, Яр Чаллы шәһ.) - Казан («Восточный» автостанциясе), № 600 Яр Чаллы (тукталыш пункты тимер юл вокзалында, Яр Чаллы шәһ.) - Казан («Восточный» автостанциясе) - Яр Чаллы (тукталыш пункты тимер юл вокзалында, Яр Чаллы шәһ.), № 601 Яр Чаллы (тукталыш пункты тимер юл вокзалында, Яр Чаллы шәһ.) - Казан («Восточный» автостанциясе) - Яр Чаллы (тукталыш пункты тимер юл вокзалында, Яр Чаллы шәһ.), № 602 Яр Чаллы (тукталыш пункты тимер юл вокзалында, Яр Чаллы шәһ.) - Казан («Восточный» автостанциясе) - Яр Чаллы (тукталыш пункты тимер юл вокзалында, Яр Чаллы шәһ).

Конкурста катнашуга заявкалар белән 5 конверт тапшырылган.

Конкурс комиссиясе конкурста катнашуга үткәрелгән ташучыларның заявкаларын бәяләячәк һәм конкурс документлары критерияләре нигезендә баллар бирәчәк. Конкурска кертү беркетмәсенә заявкалы конвертларны ачканнан соң 10-нчы эш көненнән соңга калмыйча кул куелырга тиеш, заявкаларны бәяләү һәм чагыштыру беркетмәсенә - заявкалы конвертларны ачканнан соң 20-нче эш көненнән соңга калмыйча. Җиңүче итеп транспортта хезмәт күрсәтү шартларының иң яхшысын тәкъдим иткән ташучы танылачак.

Конвертларны ачу нәтиҗәләре белән беркетмәләр министрлыкның рәсми сайтында 05.03.2018 «Юл-транспорт комплексы» бүлегендәге «Транспорт хезмәтләре күрсәтү»/ «Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс» бүлекчәсендә урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International