Горький тимер юлының Казан төбәге ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Тимер юл аркылы чыгу урыннарын һәм аларга керү юлларын норматив хәлгә китерү буенча чаралар программасын эшләделәр һәм расладылар.
2018 елда программага республика районнарындагы 24 тимер юл аркылы чыгу урыны керде. Ел дәвамында аларда җитешмәгән һәм ватык сигнал билгеләре алыштырылып урнаштырылачак, юл тамгалары төшереләчәк, юнәлдерүче баганалар төзекләндереләчәк, автомобиль юллары килү юлларына асфальт җәеләчәк.
Ике тимер юл аркылы чыгу урыннарында капиталь ремонтлау һәм резинокордтан түшәмәне алыштыру планлаштырыла. Аерым алганда, ТР Арча районының 843 км һәм 849 км тимер юл аркылы чыгу урыннарында.
804 км Дәрвишләр бистәсе-Киндери һәм 930 км Кукмара-Нократ Аланында заграждение җайланмаларының ремонт эшләре башкарылачак.
Әлеге участокларның техник торышын яхшырту юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм юл-транспорт һәлакатләрен булдырмауга юнәлдерелгән.