Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Хәзерге вакытта авиация, су һәм тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә. Барлык трассалар транспорт хәрәкәте өчен ачык.

Төнлә республика юлларында 391 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 278. Узган тәүлектә 1400 тонна ком-тоз кушылмасы сибелгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 121 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 58 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 1784 кеше килгән, 1938 пассажир киткән. Тоткарлык белән 2 рейс башкарылган: «Северный ветер» авиакомпаниясе, Казан-Мәскәү, 1 сәгать 37 минут һәм «Аэрофлот» авиакомпаниясе, Казан-Мәскәү, 2 сәгать 27 минут. Сәбәбе – Мәскәүдәге һава шартлары.

5 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, көндез яңгырлы юеш кар, көндез кайбер районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -0 - -5 градус. Юлларда кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International