Татарстанда 10 нчы “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2018” конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 2 марты, җомга

 “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2018” 10 нчы республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста 120 дән артык кеше катнашты. Конкурсны Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе (МАОТ) оештырды. Конкурсның төп максаты - һәр кешенең хезмәт эшчәнлегендә хезмәт шартларының һәм торышын саклауның мөһимлеген күрсәтү һәм производствода хезмәтне саклауны яхшырту буенча чаралар күрү.

Конкурс өч турдан торды - хезмәтне саклау буенча сорауларга җавап бирү, шәхси саклану чараларын дөрес куллану һәм производствода бәхетсезлек очракларында зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавап бирү.

Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгечләр унлыгына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Светлана Черкасова да керде. Өч этап буенча ул 4 нче урынга лаек булды, аңа махсус диплом тапшырылды.

“Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2018” 10 нчы республика конкурсын үткәрүдә актив катнашкан өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ТР Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International