Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 118 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 64 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 333 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 228.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3831 кеше килгән, 3140 пассажир киткән.
2 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Температура: -8 - -13 градус.