Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 399 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 278.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2586 кеше килгән, 3006 пассажир киткән.

1 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура: - 11 - -16 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International