«Содружество» пассажир компаниясе 1 марттан «Пригород» мобиль кушымтасы аша билет алучыларга шәһәр яны поездларына 20% ташлама ясый. Акция барлык юнәлешләргә түләүле категориягә кергән билетларга тарала.
«Пригород» мобиль кушымтасын файдалану буенча тулырак инструкция белән «Содружество» АҖ сайтында (https://www.sodruzhestvoppk.ru) танышырга мөмкин.