Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 62 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 347 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 191.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 7 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2945 кеше килгән, 3044 пассажир киткән.

28 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура көндез: - 13 - -15 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International