Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “РТЮ” холдингы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына май аенда бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Акция 2018 елның май ае буенча гамәлдә булачак, сәфәр саны чикләнмәячәк.
Бушлай йөрү мөмкинлеге «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең ил эчендә йөрүче барлык поездларының төрле класслы вагоннарына, шулай ук югары тизлекле «Сапсан» поездларына да бирелә. Һәр Бөек Ватан сугышы ветеранын һәм инвалидын озата йөрүчеләрнең дә бушлай йөрү мөмкинлеге булачак.
Түләүсез билетны шәхесне ачыклаучы документ һәм ташламага хокук раслаучы документ нигезендә кассалара рәсмиләштерергә була инде.
Чит ил гражданнары юл йөрү билетларын рәсмиләштерү өчен 1992 елның 1 гыйнварына гамәлдә булган элекке СССРның тиешле органнары тарафыннан бирелгән таныклык күрсәтергә тиешләр.
Билетны рәсмиләштерү өчен җыемнар алынмаячак. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм озата йөрүчеләргә сервис хезмәтләре дә бушлай булачак (шул исәптән урын-җир әйберләре һәм туклану).
Бөек Ватан сугышы ветераннарын каршы алу, утырту һәм поездан төшерүдә ярдәм итү өчен “РТЮ” ААҖ бүлекчәләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.