Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 117 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 345 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 243.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3087 кеше килгән, 3353 пассажир киткән.

26 нчы февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: - 10 - -15 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International