Март аенда Казаннан Воронеж, Барнаул һәм Ярославль шәһәрләренә турыдан-туры авиарейслар ачылачак

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 1 марттан Татарстан башкаласыннан Барнаул һәм Воронежга яңа авиарейслар ача.  Ике маршрут буенча да очышлар 1 марттан 30 апрельгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр атнага бер тапкыр башкарылачак, ә 1 майдан 31 августка кадәр – атнага ике тапкыр.

Моннан тыш, Татарстан авиакомпаниясе март аенда Ярославль шәһәренә рейслар үтәүгә керешәчәк. Рейслар ел ахырына кадәр даими рәвештә атнага ике тапкыр үтәләчәк.

Әлеге маршрутларны 19 февральдә Һава транспорты федераль агентлыгы 2018 нче елда субсидияләнүчеләр исемлегенә керткән, алар федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы, Алтай крае, Воронеж һәм Ярославль өлкәләре бюджетларыннан финансланачак.

 Бүгенге көндә Татарстан финанслауга өлеш керткән субсидияләнүче маршрутлар исемлегенә шулай ук Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Пенза, Нижневартовск, Сургут, Яңа Уренгой, Томск шәһәрләренә, Түбән Камадан Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Минераль Сулар шәһәрләренә юнәлешләр кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International