Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 60 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 480 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 332.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2590 кеше килгән, 2629 пассажир киткән.
22 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көнбатыштан. Температура: - 7 - -12 градус.