Nordavia «Бигеш» аэропортыннан Симферопольгә даими рейслар ача

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елгы очышларның җәйге җәдвәле кысаларында «Нордавиа – региональ авиалинии» авиакомпаниясе «Бигеш» халыкара аэропортыннан Симферопольгә даими рейслар ачачак.

Кара диңгез ярындагы курортларда ял итәргә теләүчеләр «Нордавиа» рейслары белән Симферопольгә 31 майдан 27 сентябрьгә кадәр оча алачаклар.

Очышлар пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: самолет Симферопольдән 11:40 оча, Бигештән – 15.05. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очышлар уңайлы хәзерге заман Boeing 737-500 лайнерларында башкарылачак.

Рейслар, тарифлар һәм кагыйдәләр турында тулырак мәгълүматны «Бигеш» аэропортының белешмә телефоны 8 800 200 1819 аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International