Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 527 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 369.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3012 кеше килгән, 3151 пассажир киткән.

21 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, көнбатыштан талгын җил. Температура: - 4 - -9 градус. Юлларда бозлавык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International