Татарстанның Казан 1 һәм Нурлат вокзалларында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау участоклары ачылачак

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Россия тимер юллары һәм РФ Үзәк сайлау комиссиясе тимер юл вокзалларында һәм РТЮның башка күчемсез милек объектларында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда гражданнарның тавыш бирүләрен оештыруда хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документка 20 нче февральдә РТЮ ААҖ идарәсе рәисе - генераль директор Олег Белозеров һәм РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова кул куйдылар.

Килешү нигезендә РТЮ тимер юл вокзаллары биналарында урнашкан мәйданнарны сайлау комиссиясе участогы эшләү өчен һәм аларда тавыш бирү урыннары оештыруга түләүсез бирәчәк. Сайлау комиссияләренә кирәкле эш җиһазлары һәм телефон элемтәсе булдырылачак.

2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда гражданнар РФ 25 субъектында РТЮ ААҖнең 38 тимер юл вокзалында урнашкан сайлау участокларында тавыш бирә алачаклар. Татарстанда сайлау участоклары ике вокзалда ачык булачак – Казан 1 һәм Нурлат.

Сайлау участокларының эш вакыты - 08:00-20:00 сәгатьтә җирле вакыт буенча.

Өстәмә мәгълүматны РФ Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати-белешмә үзәгендә 8-800-707-20-18 телефоны аша (шалтырату бушлай) ачыкларга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International