Бөек пост көннәрендә Россия тимер юлларының еракка йөрүче поездларындагы ресторан-вагоннарда һәм югары тизлекле поездларның бистро-вагоннарында пассажирларга хайван продуктлары кермәгән (ит, сөт, балык, йомырка) пост ризыклары тәкъдим ителә. Пассажирларга яшелчә, ярма һәм гөмбәдән әзерләнгән беренче һәм икенче ашлар, шул исәптән яшелчә ашлары, төрле боткалар һәм салатлар тәкъдим ителә. Десертка җиләк-җимеш, соклар, шулай ук кәбестә, бәрәңге һәм гөмбә белән бәлешләр.
Пост ризыклары белән беррәттән традицион меню да күп төрле ашамлыклардан тора.
Әйтергә кирәк, Россия тимер юллары холдингы еракка йөрүче һәм югары тизлекле поездларның пассажирларына кайнар ризык буенча махсус тәкъдимнәр ясый, шулай ук поездларда ризыкка заказ бирү мөмкинлекләрен киңәйтә. Меню гел яңартылып тора һәм үз эченә күп төрле ризыкларны, шул исәптән вегетариан һәм балалар өчен ашамлыкларны кертә.