Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 121 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 342 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 178.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 6 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2883 кеше килгән, 2915 пассажир киткән.

20 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, көньяктан, көньяк–көнбатыштан талгын җил. Температура: - 2 - -7 градус. Юлларда бозлавык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International