“Динамо” чаңгы базасында республиканың транспорт комплексы предприятиеләре өчен “Сәламәтлек-2018” спартакиадасы сезоны ачылды

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Узган шимбәдә Аккош күлендә урнашкан «Динамо» базасында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре спорт командалары арасында “Сәламәтлек-2018” спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре өчен «Сәламәтлек-2018» спартакиадасы сезонын ачу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре республика профсоюз оешмасы рәисе Юрий Данилов, “Спартак – Татарстан” оешмасы рәисе Гиви Джапаридзе катнаштылар.

Ярышлар башланыр алдыннан транспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2017» спартакиадасы кысаларында Татарстан беренчелегендә җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы узды. Андрей Егоров җиңүче командаларга кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Беренче урын өчен «Татаэронавигация» АҖ спортчылары бүләкләнделәр, икенче урында - Казанның «ПАТП № 2» МУП һәм өченче урында - «Татфлот» АҖ.

2018 ел спартакиадасы республика транспорт комплексының 9 командасы  катнашында чаңгы узышлары белән башланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Главтатдортранс» ДКУ җиңү яулады, «Каздорстрой» АҖ чаңгычылары икенче булдылар, өченче урында – Казанның «ПАТП № 2» МУП.

Ярышларны оештыручылар «Метроэлектротранс» МУП, «Институт «Татдорпроект» АҖ, «Татфлот» АҖ, «Татаэронавигация» АҖ спорт командаларының актив катнашуларын билгеләп үттеләр.

 Шәхси зачет буенча иң яхшы нәтиҗәләрне «Главтатдортранс» ДКУ, «Институт «Татдорпроект» АҖ, «Институт «Татдорпроект» АҖ, «Каздорстрой» АҖ һәм Казанның «ПАТП № 2» МУП вәкилләре күрсәтте.

Ярыш кагыйдәләре буенча җиңүче команда - «Главтатдортранс» ДКУ 3 нче мартта узачак сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе тармаклары командалары арасында чаңгы узышларында тармак данын яклаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International