27 марттан «Җиңү» лоукостеры «Бигеш» аэропортыннан Санкт-Петербургка турыдан-туры рейслар ача. Бүген, 16 февральдә, билетлар сату башланды.
Төньяк башкалага даими рейслар заманча Boeing 737-800 лайнерларында түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: 27 март-17 апрель - сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә. 18 апрельдән 27 октябрьгә кадәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча. Минималь билет бәясе, барлык аэропорт җыемнарын исәпкә алып, 499 сум тәшкил итә.