Тимер юл вокзаллары хезмәткәрләре ДЧ-2018 алдыннан махсус әзерлек узачак

2018 елның 16 феврале, җомга

Февральдән майга кадәр 2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатында катнашучы шәһәрләрнең 31 тимер юл вокзалыннан 3300 артык  хезмәткәр иминлекне тәэмин итү, халыкара протокол һәм чит телләрне өйрәнү буенча өстәмә әзерлек үтәчәкләр.

Белем бирү программасы үз эченә лекцияләр, практик дәресләр, көндезге һәм дистанцион (электрон) уку формалары буенча тренингларны ала.

Хезмәткәрләрне әзерләүдә аерым игътибар транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә бирелә. Тикшерү җиһазларлары белән эшләү буена махсус әзерлекне керү контроле инспекторлары узачак. Хәзерге вакытта өстәмә 1132 кеше кабул ителгән, алар вокзалларның керү төркемнәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итәчәкләр.

Узган елның ноябреннән Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатында катнашучы шәһәрләрнең вокзал комплекслары башлыклары Франция һәм Испания вокзалларында тәҗрибә уртаклашу өчен стажировка үтәләр.

Вокзаллар персоналын әзерләү программасында аерым элемент булып Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте тренингы булачак, аның кысаларында вокзал комплекслары хезмәткәрләрен мобиль төркемнәрдән торган халык белән хезмәттәшлек итү үзенчәлекләренә өйрәтәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International