Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 236 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 118.

Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3335 кеше килгән, 3056 пассажир киткән.

16 нчы февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, урыны белән томан. Температура: - 8 - -10 градус. Юлларда бозлавык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International