Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 83 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 234 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 116.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2760 кеше килгән, 2668 пассажир киткән.
15 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар һәм томан. Температура: - 5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.