Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 86 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 335 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 217.

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 9 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2583 кеше килгән, 2686 пассажир киткән.

14 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез,  җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: -7 - -12 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International