Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 72 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 338 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 220.

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер,  14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3454 кеше килгән, 2776 пассажир киткән.

13 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: -5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International