Февраль һәм март бәйрәмнәре көннәрендә Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка өстәмә поездлар йөриячәк

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Федераль пассажир компаниясе февраль һәм март бәйрәмнәре көннәрендә Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка өстәмә поездлар санын арттыра:

206/205 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды;

 271/272 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды;

216/215 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды;

253/254 нче номерлы Казан - Санкт-Петербург поезды.

Юл йөрү документларын «ФПК» АҖ билет кассаларында, “РТЮ” ААҖ сайтында "Пассажирларга" бүлегендә, транзакцион терминаллар аша һәм «РЖД Пассажирам» рәсми мобиль кушымтасы ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.

Поездлар хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны РТЮның бердәм мәгълүмат-сервис үзәге телефоны 8-800-775-00-00 аша (Россия буенча шалтырату бушлай) яки РТЮның http://www.web.rzd рәсми сайтында алырга була.

Тулырак мәгълүматны биредә карый аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International