Бүген Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре көне

2018 елның 9 феврале, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин гражданлык авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

Хөрмәтле гражданлык авиациясе хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген гражданлык авиациясе бердәм Россия транспорт системасының мөһим өлеше булып санала, илнең һәм республиканың икътисади үсешендә зур роль уйный.

Татарстан Республикасы транспорт белән тәэмин итү мөмкинлегенә,  төбәк һәм халыкара маршрутлар челтәре үсешенә, аэропорт комплексларын модернизацияләүгә зур игътибар бирә.

Тармакта еллар буе ирешкәннәрнең нәтиҗәсе булып үз эшенә тугрылыкты кешеләрнең фидакарь хезмәте тора. Бу талантлы производство оештыручылар, очучы экипажлар, уннарча мең югары квалификацияле эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр плеядасы биографиясе.

Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре үзләренең югары профессионализмнары, энтузиазмнары белән киләчәктә дә очышларның даимилеге, ышанычлылыгы, куркынычсызлыгы, авиапассажирларга югары культуралы хезмәте күрсәтү буенча алар алдында торган җаваплы бурычларны лаеклы рәвештә хәл итәчәкләр дип ышанам.

Чын күңелдән барлык гражданлык авиациясе предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә уңышлар телим! Россия гражданлык авиациясен булдыруга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәнәре өчен  ветераннарга махсус котлау һәм рәхмәт сүзләре!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International