Казан тимер юл төененең транспорт системаларын камилләштерүгә 2018 елда 33,5 миллионнан артык акча юнәлдерелгән

2018 елның 9 феврале, җомга

Горький тимер юлы Казан төбәгенең пассажирлар инфраструктурасы  объектларын үстерүгә һәм модернизацияләүгә инвестицияләрнең күләме 2018 елда 33,5 млн сумнан артык акча тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән  2,5 тапкыр артыграк.

Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе буенча башлыгы урынбасары Александр Черемнов билгеләп үткәнчә, Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында пассажирлар инфраструктурасын әзерләү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өстенлекле юнәлеш булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International