Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 145 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 405 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 235.

Авиация, су һәм тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер,  6 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2817 кеше килгән, 3027 пассажир киткән.

8 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International