«Бигеш» халыкара аэропорты “Россия һава капкалары” милли премиясенең “Иң яхшы аэропорт 2017” номинациясендә пассажирлар агымы елга 2 миллион кешегә кадәр булган категориядә көмеш призер булды. Тантаналы бүләкләү чарасы бүген Мәскәүдә Гражданлык авиациясенең V милли күргәзмәсе кысаларында үтте.
Бигешнең коммерция директоры Феликс Козлов Мәскәүдән хәбәр итүенчә, элек аэропорт 500 меңгә кадәр пассажирга хезмәт күрсәткән аэропортлар номинациясендә катнашкан булган. 2017 елда аэропорт беренче тапкыр, ел башыннан 587 мең пассажирга хезмәт күрсәтү күрсәткеченә җитеп, ярты миллион билгесен атлап чыкты. Шуның аркасында, аэропорт конкурсның тагын да югары категориясенә күчте.
Котлыйбыз, коллегалар, һәм алга таба да үсешләр телибез!