Февральнең бәйрәм көннәрендә купе вагоннарда 50% ташлама белән сәяхәт итәргә була

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

«ФПК» АҖнең ерак араларга йөрүче поездлары пассажирлары 2018 елның 22-25 февралендә китүче поездларның купе вагоннарына билетларны 50% ташлама белән рәсмиләштерә алалар. Акция 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган.

Билетларны ташлама белән 30 гыйнвардан алып 5 февральгә кадәр тимер юл вокзаллары һәм агентлыклар кассаларында, шулай ук «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында онлайн һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы ярдәмендә алырга мөмкин.

Түбәндәге поездларга искәрмә ясала: № 737/738, № 739/740, № 741/742 Мәскәү – Белгород, № 23/24 Мәскәү – Казан, № 9/10, № 17/18 Мәскәү – Саратов, № 50/49, № 9/10 Мәскәү – Самара, № 65/66 Мәскәү – Тольятти, № 103/104 Мәскәү – Адлер, № 35/36 Санкт-Петербург – Адлер, № 641/642 Ростов-на-Дону – Адлер.

Акция буенча ташлама күпләп пассажирлардан торган төркемнәргә һәм балалар тарифы буенча билет алучыларга каралмаган.

Тулырак мәгълүматны “РТЮ” ААҖ сайтының “Пассажирларга” бүлегендә табарга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International