Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 505 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 345.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 7 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2457 кеше килгән, 2593 пассажир киткән.
31 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, кайбер районнарда буран, җил көньяктан. Температура: -9 - -14 градус. Юлларда бозлавык.