Хәзер республиканың төньягында, көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында бик күп кар явуы күзәтелә. Төбәк юлларында 372 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә, 780 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган инде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән: 387 мең тонна ком-тоз кушылмасы (20% эчтәлеге тоз), 12 мең тонна тоз, 67 махсус техника кую өчен җылы урын, эшчеләр һәм машина йөртүчеләр дежур тору һәм ял итү өчен 59 бина. Юл оешмалары карамагында 1070 берәмлек махсус техника бар - бу 392 катнаш юл машиналары, 136 автогрейдер, 106 ротор һәм 440 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар). Техника ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзерләнгән. Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында алмашынучан һава шартларына тиз арада тәэсир итүне тәэмин итү өчен 26 метеостанция эшли.
Оператив мәгълүмат буенча, Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарлануы күзәтелмәде. Шулай ук тимер юл транспорты да штат режимында эшли.
Министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли, тел. 291-91-91, ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.