"Бигеш" аэропорты Екатеринбург һәм Минераль Суларга рейсларлар ача

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

«РусЛайн» авиакомпаниясе 6 марттан «Бигеш» аэропортыннан Екатеринбург һәм Минераль Суларга даими авиарейслар үти башлый.

Екатеринбург-Түбән Кама юнәлеше буенча түбәндәге җәдвәл билгеләнгән: очыш сишәмбе көннәрендә «Кольцово» аэропорттан 19.05, «Бигеш» аэропортыннан чәршәмбе көннәрендә 07.10. Шимбә «Кольцово» аэропорттан очыш 19.05, Бигештән якшәмбе көннәрендә 13.55.

Минераль Сулар-Түбән Кама маршруты буенча рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак, сишәмбе Минераль Сулардан 22.55, Бигештән 19.35. Якшәмбе самолет Минераль Сулардан 10.30 оча, Бигештән 07.10. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Очышлар 50-урынлы CRJ-200самолетларында башкарыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International