Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 304 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 184.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2963 кеше килгән, 3156 пассажир киткән.

30 нчы гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, буран, җил көньяктан. Температура: -7 - -12 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International