Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык чараларны күрә

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм  куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге тимер юлчылары даими рәвештә профилактик эшләр үткәрәләр. Мәсәлән, 2017 елда тимер юл аркылы чыгу урыннары куркынычсызлык буенча тикшерелгән, өстәмә агитация белән 90 стенд урнаштырылган, район һәм шәһәр хакимиятләре, ЮХИДИ һәм юл хуҗалыклары вәкилләре катнашында 47 киңәшмә үткәрелгән.

Автотранспорт йөртүчеләрнең җаваплылыкларын арттыру һәм поезд пассажирларының гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу өчен, тимер юл аркылы чыгу урыны буенча дежур торучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркиләр һәм мәгълүматны ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшыралар. 2017 елда Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге тимер юл аркылы чыгу урыннарында якынча 300 мондый хокук бозулар теркәлгән, машина йөртүчеләр штрафка тартылган.

Төбәк чикләрендә 12 тимер юл аркылы чыгу урынында юл катламына  асфальт җәелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International