4 мартта «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Санкт-Петербург - Надым - Санкт-Петербург маршруты буенча даими рейсларга старт бирә.
Рейслар 50-урынлы Bombardier CRJ-200 самолетларында якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Самолет Санкт-Петербургтан 10.15 очып китә, Надымнан - 16.15. Очу вакыты 3 сәг. 10 мин. тәшкил итә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Билет бәясе бер юнәлешкә 5730 сум тәшкил итәчәк, сату башланган инде.
Җәдвәл һәм бәяләр турында төгәлрәк мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru/ яки белешмә телефоны (843) 260-15-09 аша белергә була.