2017 ел нәтиҗәләре буенча Казан регионында поездлар хәрәкәте зонасында гражданнарның травма алу очрагының саны 2016 ел белән чагыштырганда 4% кимүе билгеләнгән. Әгәр регион буенча тулаем алганда травма алу очрагы кимесә, Татарстан Республикасы буенча кире тенденция – 9% арткан.
Ел нәтиҗәләре буенча регионның полигонында поездлар хәрәкәте зонасында транспорт һәлакәтләрендә 34 кеше һәлак булган, Татарстан Республикасы буенча - 28 кеше.
Тимер юлда балалар травмасын профилактикалау һәм кисәтү мәсьәләсе аерым контрольдә тора. 2017 елда Казан төбәгендә 3 бала һәлак булган.
Компания җитәкчелеге гражданнарны тимер юл инфраструктурасы объектлары янында уяу булырга һәм тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә чакыра.