Татарстан авиакомпаниясе «ЮВТ АЭРО» Геленджиктан регионнарга рейслар санын арттыра

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Геленджиктан Казанга, Уфага һәм Пермьгә билетлар сата башлады. Рейслар 15 июньнән 23 сентябрьгә кадәр даими рәвештә атнага ике тапкыр башкарылачак.

Геленджик-Казан-Геленджик маршруты буенча беренче рейс 15 июньдә планлаштырыла. Билетны uvtaero.ru сайтында рәсмиләштергән очракта бер якка бәясе 7090 сумнан башлап торачак.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 18 июньнән Геленджиктан Пермьгә атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә очышлар үтәүгә керешәчәк. Билетны uvtaero.ru сайтында рәсмиләштергән очракта бер якка бәясе 8090 сум торачак.

Уфа һәм Геленджик арасында очышлар 19 июньнән сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Билетны uvtaero.ru сайтында рәсмиләштергән очракта бер якка бәясе 8590 сум торачак.

Җәдвәл һәм бәяләр турында тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru/ яки белешмә телефоны (843) 260-15-09 аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International