Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 108 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 391 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 203.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 7 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2547 кеше килгән, 3025 пассажир киткән.

23 нче гыйнварда Татарстанда болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, урыны белән буран, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, урыны белән көчле җил. Температура: -8 - -13 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International