Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 60 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 347 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 149.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3405 кеше килгән, 3135 пассажир киткән.

22 нче гыйнварда Татарстанда болытлы һава көтелә, төнлә һәм көндез ТР территориясендә кар, буран, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -3 - -11 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International