ТР Транспорт министрлыгында республика территориясендә балаларны йөртү һәм муниципальара автобусларда ташуларны оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә мәктәп автобусларында балаларны һәм муниципальара маршрутларда йөрүче автобусларда пассажир йөртүне оештыруга багышланган видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Видеоконференция эшендә ТР буенча «Росавтотранс» ФБУ, «АИУС-РТ» Дирекциясе» ДБУ, Транспорт өлкәсендә күзәтү Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт автомобиль юлларын күзәтү идарәсе,  Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары, предприятиеләр вәкилләре, пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручылар катнашты.

«АИУС-РТ» Дирекциясе» ДБУнең диспетчерлык үзәгендәге  навигация җиһазларының эшкә сәләтлелеген тикшерү күрсәткәнчә, 1-18 нче гыйнварда мәктәп маршрутларында хезмәт күрсәтүче 724 автобусның 5-сен «ГЛОНАСС+112» мониторинг системасы күрә алмаган. Әлеге чорда машина йөртүчеләр 536 тапкыр тизлек режимын бозганнар.

Әлеге бозулар турында мәгълүматлар ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә һәм Татарстан муниципаль берәмлекләрендә балаларны йөртүче автобуслар мониторингы өчен җаваплыларга җибәрелгән.  

Муниципальара маршртларда йөрүче автобусларда пассажир йөртүне оештыруга килгәндә, 2017 нче елның 26 декабрендә ташучыларга кайбер транспорт чаралары йөртүчеләренең даими тизлек режимын бозуларының сәбәпләрен ачыкларга йөкләмә бирелгән. Шуңа да карамастан, кайбер ташучылар беркетмә йөкләмәсен үтәмәгәннәр.

Шулай ук ГЛОНАСС системасы эшләмәгән транспорт чараларын маршрутка чыгару сәбәпләрен ачыкларга кушылган йөкләмә дә үтәлмәгән.

ТР Транспорт министрлыгының «АИУС-РТ» Дирекциясе» ДБУ диспетчерлык үзәге атна саен муниципальара даими йөртүләрне гамәлгә ашыручыларның бозулары турында мәгълүмат җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International